Алабугада милли колоритлы «Ишегалды ЭтноУеннары» проекты старт ала
Иң актив катнашучыларны призлар көтә.
Алабуганың милли мәдәниятләр үзәге ТР шәһәрләрен үстерү институтының ишегалды чараларын оештыру конкурсында җиңде. Инде августта шәһәрнең өч микрорайонында — Хирург Нечаев, Тынычлык һәм Мәрҗани урамнарында — «Безнең дус ишегалды» дип аталган этник бәйрәмнәр узачак.
Катнашучыларны уникаль программа көтә: милли костюмнарда озын буйлы курчаклар, халык музыкасы, традицион уеннар һәм мастер-класслар. «Love Story» фаер-шоу һәм массакүләм күпмилләтле флешмоб үзенчәлекле булачак. Теләге булган һәркем «тере микрофон» да үз сәләтен күрсәтә алачак, ә иң актив катнашучылар призлар алачак.
Проект балаларны һәм яшүсмерләрне Татарстанның мәдәни күптөрлелеге белән таныштыруга юнәлдерелгән. Оештыручылар ассызыклаганча, барлык чаралар «Әйдәгез, танышыйк» күршелек бәйрәме форматында уза, анда һәркем яңа дуслар таба алачак.
13 август 18:00
Тынычлык проспекты, 24, 24а, 24Б, 24В йортлары
14 август 18:00
Хирург Нечаев урамы, 16А йорты
15 август 18:00
Мәрҗани урамы, 7а, 7Б, 7В йортлары
Чаралар «Күрше фест» проекты кысаларында Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә оештырыла. Барлык вакыйгаларга керү ирекле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев