Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» дип исемләнгән XX Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Жюри тарафыннан 525 рәсем бәяләп үтелде.

1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең И. И. Шишкин музей-йортының борынгы утарында яшь рәссамнарның «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» дип исемләнгән XX Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Быел катнашучыларга «Хыялны рәсемдә чагылдырам» темасына иҗат итәргә тәкъдим ителде. Бәйге Россия Федерациясендә Гаилә елына һәм Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең 35 еллыгына багышланган иде.

Жюри тарафыннан 525 рәсем бәяләп үтелде. Бәйгедә барлыгы 32 уку йорты катнашты, алар арасында Татарстан Республикасының 19 шәһәреннән рәсем, иҗат мәктәпләре, балалар иҗаты үзәкләре һәм студияләре бар.

Катнашучылар саны буенча лидерлар өчлегенә Алабуганың И. И. Шишкин исемендәге 1 нче балалар сәнгать мәктәбе (86 катнашучы), Чаллы шәһәренең 2 нче балалар сәнгать мәктәбе (60 катнашучы) һәм Аксубай балалар сәнгать мәктәбе (52 катнашучы) керде.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, бу бәйге Алабуга рәссамы Иван Шишкин иҗатын гына түгел, ә бөтен рус сәнгатен дә популярлаштыра. Ул яшь талантларга ярдәм итүче педагогларга һәм яшь рәссамнарның әти-әниләренә рәхмәт белдерде, барысына да ныклы сәламәтлек һәм иҗади биеклекләр теләде.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин барлык балаларны Халыкара балаларны яклау көне белән котлады һәм балаларның «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» бәйгесендә күрсәткән сәнгать осталыкларына соклану сүзләрен белдерде.

Алабуга музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко музей-ядкарьлегенең иҗади проектларына битараф булмаганнары өчен бәйгенең барлык партнерларына һәм меценатларына рәхмәтен белдерде.

Бәйге өч яшь категориясендә уздырылды, аларның һәрберсендә 3 призлы урын билгеләнде. Жюри әгъзалары карары буенча, Татарстан Республикасының 16 мәктәбеннән 21 җиңүче билгеләнде. Алабуга музей-ядкарьлеге, оештыручы буларак, традицион рәвештә, Гран-при билгеләде. 10 яшь рәссам акчалата премия белән бүләкләнде.

11 конкурсантка Алабуга муниципаль районы башлыгыннан, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева тарафыннан, шәхсән АДМЯ меценатлары Луиза һәм Әсгать Сәфәровлар һәм Татьяна Самаренкинадан, АДМЯ партнеры «Эссен Продакшн АГ» компаниясеннән махсус бүләкләр тапшырылды. Шулай ук беренче тапкыр Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин һәм «СОЛЛЕРС» компанияләр төркеменең финанс директоры Татьяна Гой иң яхшы рәсемнәр өчен призлар әзерләде.

Җиңүчеләрнең берсе, яшь Алабуга рәссамы Виктория Истребова үзенең рәсемендә күптәнге хыялын — Парижга гаилә сәяхәтен сурәтләгән.
— Хыялымны ничек төгәлрәк итеп рәсемдә сурәтләргә дип мин бик озак баш ваттым. Мин күптәннән әти-әнием белән Франциягә барып, Париж урамнарын күрү турында хыялландым, моны рәсемдә күрсәтергә тырыштым. Рәсемне бер ай ясадым. Бу бәйгедә минем хезмәтемнең югары бәяләнүенә мин бик шат, — дип уртаклашты Виктория.

Фото: АДМЯ матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев