Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» XIX республика конкурсына йомгак ясадылар

Бу хакта Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

И.И. Шишкинның йорт-музеенда Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» темасына XIX республика яшь рәссам конкурсына йомгак ясалды.

Конкурска 585 рәсем тәкъдим ителгән. Конкурста Татарстан Республикасының 28 шәһәреннән һәм торак пунктларыннан 42 сәнгать мәктәбе, балалар иҗаты үзәкләре һәм студияләре катнашты.

Жюри тарафыннан Татарстан Республикасының 10 мәктәбеннән һәм 6 шәһәреннән 15 җиңүче билгеләнде: Яр Чаллы шәһәре — 5 призер, Казан шәһәре — 3 призер, Алабуга шәһәре — 3 призер, Менделеевск шәһәре — 2 призер, Лениногорск шәһәре — 1 призер, Буа шәһәре — 1 призер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев