Алабугада «Минем икенче әнием» конкурсы игълан ителде
Конкурс — балаларны тәрбияләүгә һәм аларга белем бирүгә тормышларын багышлаган яраткан укытучылырыбыз һәм тәрбиячеләребезгә ачыктан-ачык рәхмәт белдерү мөмкинлеге.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан редакция иҗади конкурс игълан итә. Без алабугалыларны яраткан педагогларга, тәрбиячеләргә һәм репетиторларга багышланган елмаюлар һәм ихлас теләкләр галереясын булдыруда катнашырга чакырабыз.
Конкурсның максаты: педагогларның күңел җылысын, һөнәри осталыгын һәм үз эшләренә мәхәббәтен чагылдырган фотосурәтләр коллекциясен туплау. Портретлар, эш вакытында төшкән сурәтләр яки укучылар белән уртак фотолар кабул ителә.
Катнашу шартлары:
- Эшләр 2026 елның 8 февраленә кадәр кабул ителә.
Фотоларны кая җибәрергә:
- Электрон почтага: new-kama@bk.ru
- Сайттагы махсус форма аша
- Мессенджерларга 8-903-319-25-74 номеры буенча.
Хәбәрдә күрсәтергә кирәк:
- Педагогның исем-фамилиясен, ул эшли торган учреждениене.
- Фотография авторының исеме һәм элемтә телефоны.
Җиңүчене билгеләү:
- 9 февральдән 4 мартка кадәр alabuganury.ru сайтында ачык онлайн-тавыш бирү узачак.
- Иң күп тавыш җыйган фотография җиңүче дип таныла.
- Җиңүченең исеме 2026 елның 4 мартында игълан ителәчәк. Иң яхшы фотоны җибәрүче кул эшләре остасыннан бүләк җыелмасын алачак.
Конкурс — балаларны тәрбияләүгә һәм аларга белем бирүгә тормышларын багышлаган яраткан укытучылырыбыз һәм тәрбиячеләребезгә ачыктан-ачык рәхмәт белдерү мөмкинлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев