Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада мобилизацияләнүчеләрнең гаилә кешеләре транспортта бушлай йөри ала

Хәрби хезмәткә чакырылучыларга һәм аларның гаилә кешеләренә өстәмә ярдәм чаралары карала.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев сөйләгәнчә, бүгенге көндә мобилизацияләнүчеләрнең гаилә кешеләре өчен бушлай шәһәр транспортында йөрү, спорт объектларында һәм музейларда булу мәсьәләсе карала.

Шулай ук муниципалитет яра бәйләү материаллары, төнлә күрергә ярдәм итә торган махсус приборлар, саклагыч амуницияне сатып алу мәсьәләсен дә хәл итә. «Алабуга» махсус икътисади зонасы сугышчылар өчен җәйге запас киемнәр комплекты тәкъдим итте.

Җирле бюджеттан ярдәм күрсәтү өчен 3 миллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк. Район башлыгы кыска гына вакыт эчендә гуманитар ярдәм формалаштырырга һәм аны солдатларыбызга җибәрергә дигән күрсәтмә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев