Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Музей-панорама фондларыннан «Бородино сугышы» күргәзмәсе ачылды

Күргәзмә 22 октябрьгә кадәр эшләячәк.

23 августта Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында «Бородино сугышы» (Мәскәү) Музей-панорама фондларыннан «Война и мир Надежды Дуровой» күргәзмәсе ачылды.

Кунакларны Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының генераль директоры Гөлзада Руденко һәм Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде. «Бородино сугышы» Музей-панораманы үсеш буенча директор урынбасары Виктория Павленко (ул соңыннан экспозиция буенча беренче экскурсия үткәрде) һәм экспозиция-күргәзмә бүлеге мөдире Артем Савинов тәкъдим итте.

2023 елның сентябрендә 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан Надежда Андреевна Дурованың тууына 240 ел тула, ул — хәрби батырлыклары өчен Хәрби орден билгесе белән бүләкләнгән беренче хатын-кыз.

Күргәзмә 1812 елгы чор һәм кавалерист-кыз, аның язмышы, тормыш юлында очраган кешеләр турында сөйли.

Күргәзмә 22 октябрьгә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев