Алабугада Надежда Дуровага багышланган күргәзмә ачылачак
Күргәзмә бүгеннән эшли башлый.
23 августта сәгать 15тә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Күргәзмәләр залында «Бородин сугышы» музей-панорамасының фонд җыентыгыннан «Война и мир Надежды Дуровой» күргәзмәсе ачыла (Мәскәү шәһәре).
Экспозициядә 1808-1811 елларда Мариуполь гусар полкында Дурова хезмәт иткән чорда Россия җиңел кавалериясенең утлы һәм салкын корал үрнәкләре, императорлар Александр I һәм Николай I, шулай ук корнетның серен белгән хәрби министрлар Алексей Аракчеев һәм Михаил Барклай-де-Толли портретлары тәкъдим ителгән.
Күргәзмә 22 октябрьгә кадәр эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев