Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Нефтьчеләр проспектында тротуарларны ремонтлый башладылар

Шәһәр кешеләрен вакытлыча уңайсызлыкларга аңлап карауларын сорыйлар.

Нефтьчеләр проспектында төзекләндерү буенча масштаблы эшләр башланды: биредә тротуар өслеген алыштыра башладылар. Якын көннәрдә монда тавышлы булачак: тротуарга яңа өслек җәю өчен эшчеләр искесен сүтәләр.

«Вакытлыча уңайсызлыкларга аңалап карауларын сорыйбыз, — дип мөрәҗәгать итте район башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева. — Әйе, хәзер җәяүлеләргә игътибарлырак булырга туры киләчәк, әмма көзгә эшләр тәмамланачак һәм шәһәр уңайлырак булачак».

Исегезгә төшерәбез, Алабуганың төп урамын төзекләндерү узган ел башланган иде — ул вакытта проспектның бер ягын яңарттылар: тротуарларны алыштырдылар, территорияне яшелләндерделәр һәм заманча фонарьлар куйдылар. Быел каршы як үзгәрәчәк. Барлыгы 3 километр җәяүлеләр зонасын ремонтлау планлаштырыла.

Хәзер эшләр Төзүчеләр урамыннан Тынычлык проспектына кадәр, В. Бехтерев исемендәге Өяз медицинасы музее буйлап бара. Подрядчылар, хәрәкәтне тулысынча япмас өчен, ремонтны этаплап үткәрәчәк.

Эшләр тәмамланганнан соң тигез һәм куркынычсыз тротуарлардан тыш, алабугалылар үзәк урамның яңартылуын да бәяли алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев