Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Нәфрәт һәм ксенофобия безгә юлдаш түгел» дигән Бөтенроссия акциясе старт алды

Тәртип сакчылары толерантлыкка һәм экстремистлык күренешләрен профилактикалауга багышланган профилактик әңгәмә үткәрде.

Алабугада «Нәфрәт һәм ксенофобия белән безгә юлдаш түгел» Бөтенроссия акциясе кысаларында хокук сакчылары «Адымнар-Алабуга» полилингваль мәктәбе укучылары белән очрашты.

Полицейскийлар толерантлыкка һәм экстремистлык күренешләрен профилактикалауга һәм радикаль идеологияләргә тискәре мөнәсәбәтне, нәфрәт һәм дошманлыкның теләсә нинди формалары белән килешмәүне пропагандалауга багышланган әңгәмә үткәрде.

Укучыларга «экстремизм, терроризм» дигән сүзләрнең мәгънәсен аңлаттылар. Полиция хезмәткәрләре аның төрләре турында сөйләде, шулай ук экстремистлык эшчәнлегендә катнашкан гражданнарның хокук алдындагы җаваплылыгы турында кисәттеләр.

Фото: Адымнар мәктәбе Инстаграмыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев