Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада өлкән буынны хөрмәтләделәр

«Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә өлкәннәргә багышланган ике чара узды.

7 октябрьдә «Йолдызлык» иҗат коллективы «Көзге очрашу» оештырды. Кичәнең программасы бай һәм күңелгә ятышлы булды. Кунаклар өчен бәйрәм чәй өстәле оештырылды, биредә формаль булмаган шартларда аралашырга мөмкин иде. Тамашачылар да, мәртәбәле кунаклар да күңелле конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар. Матур музыкаль номерлар дәртләндергеч дискотека белән алышынды.

Ә 8 октябрьдә «Ватаныбыз җырлары» дигән бәйрәм концерты узды. Зал тулы иде. Өлкән буын өчен иҗади номерларны шәһәрнең бию һәм вокал коллективлары әзерләде. Җырлар чыннан да безнеке, халыкныкы иде. Аларга кушылып җырлыйсы килде. Зал сәхнәдәге артистларны алкышлар белән каршы алды, чыгышлар тәмамлангач та алкышлар тынмады. Концерт өй эшләреннән аерылырга һәм дуслар арасында күңелле вакыт уздырырга сәбәп булды.

— Мин монда әниемне чакырдым, — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Татьяна Костина. — Ул өйдән сирәк чыга, ләкин мин аңа, һичшиксез, бу концертка барырга кирәк, дидем.

— Молодцы, барысын да шундый әйбәт итеп оештырганнар, әзерләгәннәр, — диде Татьянаның әнисе Нина Андреевна. — Беренчедән, минем өчен бу каядыр чыгу мөмкинлеге. Икенчедән, монда минем дус кызым чыгыш ясый, ниһаять, аны да тыңлыйм.

«Йолдызлык» бәйрәмнәре өлкән туганнарыбыз өчен безнең игътибарыбыз, кайгыртучанлыгыбыз һәм бергә күңелле вакыт үткәрүебез иң мөһиме икәнен тагын бер кат искә төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев