Алабугада өлкәннәргә ярдәм итү айлыгына старт бирелде
Акциянең беренче көнендә Алабугада бу чорга планлаштырылган чараларга багышланган матбугат конференциясе узды.
1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Алабуга районында игелек һәм хөрмәт айлыгы игълан ителде. Ул 10 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Акциянең беренче көнендә Алабугада бу чорга планлаштырылган чараларга багышланган матбугат конференциясе узды.
1 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, безнең районда 22 726 пенсионер яши, шулардан 18 797 кеше яшь буенча лаеклы ялга чыккан.
— Әлеге айлык һәркем өчен өлкән буын турында кайгырту мөмкинлеге тудыра. Без ветераннар белән очрашулар оештырачакбыз, матди, медицина һәм психологик ярдәм күрсәтәчәкбез. Предприятиеләр үзләренең ветераннарына «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына бушлай язылу рәсмиләштерер дип өметләнәбез, — диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон.
Алабуга — Татарстанда азык-төлек җыелмалары белән ярдәм итүче бердәнбер район, бу район башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы буенча эшләнә. 2 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр 9 меңнән артык җыелма тапшырылды. Аларны бер җиргә дә беркетелмәгән пенсионерлар һәм бюджет оешмалары пенсионерлары алды.
Җыелмаларны туплау өчен җирле бюджеттан 3 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Шулай ук «Эссен Продакшн АГ» предприятиесе дә ярдәм күрсәтте.
Өлкәннәр өчен айлык кысаларында кайбер ташламалар:
- Чәршәмбе көннәрендә 15:00 сәгатьтә «Иллюзион» кинотеатрында бушлай кино күрсәтүләр.
- Алабуга музей-ядкарьлегенең барлык 17 объектына бушлай керү.
- Спорт объектларына көн саен бушлай керү мөмкинлеге, аерым алганда, бассейнда иртәнге һәм кичке сәгатьләр.
- Чәчтараш хезмәтләренә 15 проценттан 50 процентка кадәр ташламалар.
- Стоматология хезмәтләренә (протезлау һәм тешләрне дәвалау) 10 процентка кадәр ташламалар.
Социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар ялгыз пенсионерларга һәм инвалидларга адреслы ярдәм күрсәтәчәк. «Ышаныч» — «Доверие» үзәге белән Ветераннар советы аларның көнкүреш шартларын тикшерәчәк. «Бердәм Россия» сишәмбе көннәрендә: 9:00 дән 10:00 гә кадәр "Иллюзион«да һәм 10:00дан 12:00гә кадәр «Барс» үзәгендә бушлай юрконсультацияләр оештыра. Мәшгульлек үзәге 18 сентябрьдә һәм 1 октябрьдә вакансияләр ярминкәләре үткәрәчәк, шулай ук хастаханәләрдә пенсионерларны котлаулар планлаштырылган.
Төрле чаралар планлаштырылган: концертлар (1 октябрь «Душа поет...», 13 сентябрьдә «Александр бакчасы»нда ВИА «Союз», 8 октябрьдә «Йолдызлык»та «Ватан җырлары»), «Күңелле стартлар» (17 сентябрьдә җиңел атлетика манежында), «Барс»та уңыш күргәзмәсе (1 октябрьдән), Танайкада теннис турниры (3 октябрьдән), шулай ук авылларда бәйрәмнәр.
3 сентябрьдән «Өченче яшь институты» үз эшен яңарта. Социаль фонд бушлай курсларга чакыра: компьютер грамоталылыгы, ЗОЖ, психология, хокук, дизайн, кытай телен өйрәнү, финанс грамоталылыгы һәм декоратив-гамәли сәнгать. Дәресләр октябрьдә КФУның Алабуга институтында башлана. Язылу өчен телефоннар: 8 (937) 299-92-50, 8 (85557) 7-91-84 яки социаль фондта (Стахеевлар урамы, 10).
Геннадий Баганов ассызыклаганча, айлык дәвамында хезмәт коллективларында яңа ветераннар оешмалары да булдырылачак. Медицина һәм мәгариф өлкәләренә аерым игътибар бирелә, анда һәр эре коллективта мондый берләшмәләрнең булуын тәэмин итү мөһим.
Социаль яклау бүлеге башлыгы Ольга Колесникова хәбәр иткәнчә, «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге даими карауга мохтаҗ 274 өлкән кешегә өйдә хезмәт күрсәтә. 1 сентябрьдән аларның 24е атнага 2-3 тапкыр түгел, ә социаль хезмәткәрләрнең көндәлек визиты белән озак вакытлы хезмәт күрсәтүгә күчерелгән.
«Ышаныч» үзәге «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» һәм «Тәрбияләү мәктәбе» проектларын тормышка ашыра (40ка якын кеше укыган), шулай ук реабилитацияләүнең техник чаралар прокаты хезмәтләрен күрсәтә.
65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен медицина учреждениеләренә диспансеризация узу өчен китерү оештырылган. 1 сентябрьгә бу хезмәттән 794 кеше файдаланган.
Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы Мансур Потеев хәбәр иткәнчә, өлкәннәргә медицина ярдәме ел дәвамында системалы рәвештә күрсәтелә. Яңартылган стационарда уңайлы шартлар тудырылган. Ул бу яшь төркеме өчен диспансерлаштыру һәм профилактикалауның мөһимлеген ассызыклады.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Алена Балобанова яшьләрнең өлкәннәр белән лекцияләр һәм уртак акцияләр аша аралашуының мөһимлеген ассызыклады. Мәдәният идарәсе җитәкчесе Диләрә Камалова хәбәр иткәнчә, 1079 өлкән кеше даими рәвештә клуб дәресләрендә катнаша, иҗат коллективлары составына керә, китапханә чараларына һәм «Прогулка с врачом» проектына йөри. Шундый ук эш авыл мәдәният учреждениеләрендә дә алып барыла.
Очрашу йомгаклары буенча өлкән буынга хөрмәтнең төп чагылышы — көндәлек ярдәм итәргә әзерлек, гади аралашу һәм эчкерсез кайгырту, дип билгеләп үтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев