Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада өмәгә 500 дән артык кеше чыкты

Алабуганың 73 оешмасы хезмәткәрләре бердәм рәвештә шәһәр территорияләрен җыештырды.

Узган шимбәдә шәһәрне җыештыруга барлыгы 73 оешма хезмәткәре чыкты, ә бу — 500дән артык кеше. 

Массакүләм җыештыру эшләре башланган 26 марттан бирле шәһәрдән 165 тонна чүп-чар һәм юл тузаны чыгарылды, аннан алдагы атнада бу күрсәткеч 45 тонна иде.

Әмма берәүләр Алабуга хакына тырышып эшләгәндә, икенчеләре тирә-як территорияләрнең торышына әлегә битараф кала. Шәһәр администрациясе барлык оешмаларны һәм предприятиеләрне икеайлыкка кушылырга һәм уңайлы шәһәр мохите булдыруга үз өлешләрен кертергә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев