Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада пластик чүп-чар өчен 22 челтәрле контейнер урнаштырылган

2025 елга кадәр алар 180 булачак.

Алабугада бүгенге көнгә 22 челтәрле контейнер урнаштырылган, 2025 елга кадәр алар 180 булачак.

Алар пластик чүп-чар — шешәләр, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, полиэтилен пакетлар җыю өчен билгеләнгән. Шәһәр хуҗалыгы буенча чираттагы киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, бу контейнерларны кеше күп йөри торган урыннарга куячаклар. Мәсәлән, аларны берничә йортның ишегалдында, Пионер паркында, яр буенда, Алабуга шәһәрлеге территориясендә урнаштырганнар, һәм аларның кирәклеген халык бәяләп тә өлгергән.

— Безнең ишегалдында шундый контейнер барлыкка килүенә мин бик шат. Пластик шешәләрне һәм пакетларны чүплеккә ташлаганда бик борчыла идем, табигать өчен бик зыянлы бит. Ә хәзер аларны аерым эшкәртәчәкләр, бу бик әйбәт, — ди Пролетар урамындагы 22 нче йортта яшәүче Нина Антонова.

Чүпләрне атнага бер тапкыр, пәнҗешәмбе көнне алып китеп, эшкәртүгә тапшырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев