Алабугада пластик һәм алюминий тапшыру өчен фандоматлар барлыкка килде
Фандомат — кулланылган шешәләрне һәм банкаларны кабул итә, аларны ачыклый һәм алар өчен түләү бирә.
Хәзер алабугалылар калдыкларны дөрес утильләштерәчәк һәм тапшырылган тара өчен бонуслар да ала алачак.
Алабугада пластик һәм алюминий савытлар кабул итү өчен ике яңа фандомат урнаштырылды.
«Беренче фандоматны Гуляй-паркта урнаштырдык, икенчесен — Георгий паркында», — дип хәбәр итте Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең Telegram-каналында.
Хәзер алабугалылар калдыкларны дөрес утильләштерәчәк һәм тапшырылган тара өчен бонуслар да ала алачак.
Фандомат — кулланылган шешәләрне һәм банкаларны кабул итә, аларны ачыклый һәм алар өчен түләү бирә. Мондый җайланмалар әйләнә-тирә мохитне пычратучы чүп күләмен киметергә ярдәм итә һәм шәһәр халкын шәһәр экологиясе турында кайгырту процессына җәлеп итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев