Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада пляж территориясе һәм яр буе ачылды

Территориядә волейбол мәйданчыгы җиһазландырылган, биредә спорт инвентарен прокатка алырга мөмкин, ә кечкенә кунаклар өчен заманча балалар мәйданчыгы төзелгән.

Узган шимбәдә Алабугада ял итү өчен яңа урын барлыкка килде — тантаналы рәвештә шәһәр пляжы һәм яр буе территориясе ачылды.

Хәзер алабугалылар һәм шәһәр кунаклары Каманың матур күренешләреннән ләззәтләнеп кенә калмыйча, бу матур урында спорт белән шөгыльләнә, гаилә һәм дуслар белән ял итә, шулай ук уңайлы кафега, хәтта мунчага йөри алачак.

Территориядә волейбол мәйданчыгы җиһазландырылган, биредә спорт инвентарен прокатка алырга мөмкин, ә кечкенә кунаклар өчен заманча балалар мәйданчыгы төзелгән. Ашыкмыйча йөрергә яратучылар төзекләндерелгән яр буен һәм пирсны бәяли алачак, ә тамак ялгарга яки хуш исле кофе эчәргә теләүчеләр уңайлы кофейняда кунак була ала.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев пляжны ачу тантанасында билгеләп үткәнчә, пляжны булдыру — өч еллык тырыш хезмәт нәтиҗәсе:

— Шәһәргә 1000 ел, ә пляж юк, ләкин бу юкка гына түгел. Геология күзлегеннән караганда, бу бик катлаулы урын. Ләкин без бик зур эш башкардык, хәтта рәсми ачылуга кадәр үк бу урынны безнең шәһәр халкы үз итте, ошатты. Бу эшкә эшкуарларның кушылуы аеруча күңелле — бүген биредә сигез бизнес-проект эшли.

Башлык шулай ук башкарма комитетка, «Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» муниципаль унитар предприятиесенә һәм төзүчеләргә проектны тормышка ашыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

«Эссен Продакшн АГ» генераль директоры Леонид Барышев тәэсирләре белән уртаклашты:

— Барлык шәһәр халкы исеменнән шушы искиткеч урын өчен рәхмәт белдерәсем килә. Монда гасырлар буе кораблар йөргән, үзенчәлекле энергетика сизелә. Ышанам, пляж — алабугалыларның, бигрәк тә мондый киңлек турында күптән хыялланган яшьләрнең яраткан урыны булачак.

Пляжны төзекләндерүне үз өстенә алган шәхси эшмәкәр Нияз Кәшбиев концепция турында сөйләде:

− Без биредә ял итүне уңайлы һәм куркынычсыз итәргә тырыштык. Бу урын гаилә ялы өчен каралган, шуңа күрә бездә алкоголь булмаячак — бары тик матурлык, тәмле ризык һәм эчемлекләр генә. 8:00 дән 22:00 гә кадәр эшлибез, бәдрәфләр һәм душ бүлмәләре бар. Планда — территорияне үстерү, аны вакыйгалар һәм бәйрәмнәр белән тулыландыру.

Тантаналы ачылыш ахырында мөхтәрәм кунаклар волейбол тубына автографлар куйдылар һәм аны спортчыларга тапшырдылар. Яшьләр көне уңаеннан пляж волейболы буенча ярышлар башланды.

Әлегә пляжда коену вакытлыча мөмкин түгел — моның өчен Роспотребнадзор рөхсәтен алу, шулай ук су кертү һәм коткару постын оештыру эшләрен төгәлләү кирәк. Администрация халыкны бу чараларга аңлап карауларын сорый.

Халкының тормышы һәм ялы өчен уңайлы шартлар тудырып, Алабуга үсүен дәвам итә. Яңа пляж — шәһәрнең тагын да уңайлырак һәм заманчарак булуына тагын бер адым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев