Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада пляж төзелешендә земснаряд сәгатенә 750 куб ком катнашмасы юа

Киләчәк пляжга барлыгы 70 тонна ком юарга кирәк.

Шәһәр пляжы төзелешендә земснаряд нәкъ менә шулай эшли. Беразга туктап тограннан соң, биредә яңадан эшкә керештеләр.

Су тирән булмаганга, төзелеш тукталып торган иде. Земснарядны алыштырдылар, һәм хәзер дүрт метр диярлек тирәнлектән комлы катнашма юдыру урынына торба буйлап җибәрелә. Моның өчен бер километр озынлыкта диярлек махсус торба үткәргеч кордылар. Әйтергә кирәк, әле юеш булганлыктан, комлы катнашма караңгырак төстә.

Кызыну урыны өчен барлыгы 70 тонна ком юылырга тиеш. Шуннан соң эшчеләр елга төбен икенче яктан тирәнәйтәчәк, план буенча анда катерлар кую урыны булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев