Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Полицейский Кыш Бабай» акциясе узды

Традиция буенча, Яңа ел алдыннан бөтен ил буйлап «Полицейский Кыш Бабай» акциясе узды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге хезмәткәрләре дә акциягә кушылды. Әкият геройлары — Кыш Бабай һәм Кар Кызы костюмнары киеп, алар Алабуга яшьләре янына чыктылар.

Кыш Бабай һәм Кар Кызы булып киенгән полиция хезмәткәрләре балаларга бәйрәм кәефе бүләк иттеләр һәм татлы бүләкләр тапшырдылар. Балалар белән бергә әкият персонажлары җырлар җырладылар һәм әйлән-бәйлән уйнадылар. Балалар алар белән үзләренең уңышлары белән уртаклаштылар, шигырьләр сөйләделәр, һәм, әлбәттә, иң изге теләкләрен әйттеләр. Полицейский Кыш Бабайның погоннарын кызыксынып караган балалар да бар иде.

Тәртип сакчылары яшь алабугалыларны котладылар һәм аларга кышкы чорда куркынычсызлык турында искә төшерделәр, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев