Алабугада причалда яңа юл билгесе урнаштырылды
Хәзер бу урында сәгать 22.00дән сәгать 6.00гә кадәр машина кую тыела.
Причал территориясендә сәгать 22.00дән сәгать 6.00гә кадәр машина куюны чикләүче билге куелды.
Проблема Шишкин урамында яшәүче Валерий Литвиенко причал территориясендә кичләрен җыелучы яшьләргә зарланып, Рөстәм Нуриевка мөрәҗәгать иткәч хәл ителде.
«Шуның аркасында соңгы вакытта юньләп йоклый да алмыйм, ә бит минем эшкә барасым бар!» — дип моң-зары белән уртаклашкан иде ир-ат.
Хокук саклаучылар машиналар куюга комачаулык итә алмады, чөнки причалда махсус билгеләр юк иде.
Хәзер исә район башкарма комитеты җитәкчесе күрсәтмәсеннән соң проблеманы хәл иттеләр. Причалда сәгать 22.00дән сәгать 6.00гә кадәр машина куюны чикләүче билге барлыкка килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев