Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Путин кандидатурасын хуплап Бердәм имза җыю көне үтте

Безнең илдә Президент сайлаулары 2024 елның 17 мартында узачак.

16 гыйнварда Алабугада, шулай ук бөтен ил буенча, Владимир Путинның сайлауларга тәкъдим ителүен хуплап Бердәм имза җыю көне узды. 

Мондый акция төбәкләрнең төрле штаблар һәм җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә үткәрелә, әмма, күпчелек очракта, бу җирле хакимиятләр һәм башкарма комитет биналары. Алабугада да акция башкарма комитет бинасында узды. Пункт үз эшен көндезге сәгать 11дә башлады. Исегезгә төшерәбез, илебездә Президент сайлаулары 2024 елның 17 мартында узачак. 

«Бердәм Россия» партиясенең региональ бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе Владислав Бурдин билгеләп үткәнчә, гражданнарның активлыгы шактый югары. 

— Кешеләр хәзерге Президентка ышана, — ди ул. 

Моны безнең район халкы да раслый. 

− Мин узган гасырда яшәдем, бу чорда да яшим, илебезнең яхшы якка үзгәрүен күрәм, — дип уртаклашты Мәдинә Рәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев