Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада район җитәкчелеге гражданнарны кабул итте

Яшь баскетболчыларның әти-әниләре бу атнада район җитәкчелегенең шәхси сораулар буенча кабул итүенә килде.

Аларның балалары «Тигр» командасы составында баскетбол белән шөгыльләнә. Команда көчле һәм инде шактый танылган, җиңүләр һәм киләчәк перспективалар бар, һәм бу спорт төре белән шөгыльләнергә теләүчеләр дә арта бара, ди спортчыларның әниләре. Алар район җитәкчелеге тарафыннан баскетболга күбрәк игътибар бирелүен сорадылар. Моннан тыш, аларның сүзләренә караганда, тренерлар кирәк, ярышлар уза торган мәйданчыкларга охшаган уен урыны булса тагны да яхшы булыр иде. Әти-әниләрнең үтенечләре эшкә алынды.

Битараф булмаган пенсионер Рәфкать Заһидуллин Нефтьчеләр проспекты һәм Төзүчеләр урамындагы тротуарларның торышы турында борчыла. Җәяүлеләр юлында чокырлар һәм ташлар булганга йөрүе авыр, дип зарлана ул. Моннан бер ай элек район башлыгы шәһәрнең өске өлешен әйләнеп чыкты һәм киләсе елга тротуарларны яңартырга кирәк булган берничә участокны билгеләп үтте. Алар арасында Рәфкать Гыйбадулла улы атаган урамнар да бар.

Шулай ук кабул итүдә матди ярдәм күрсәтү, ишегалдын төзекләндерү, күпфатирлы йортны ремонтлау темасына сораулар яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев