Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада район Советының хисап сессиясе узды

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган утырышта районда бер ел эчендә башкарылган эшләрнең төп нәтиҗәләрен яңгыраттылар һәм бу елга бурычларны билгеләделәр.

2023 ел нәтиҗәләре буенча Алабуга районы социаль-икътисади үсеш рейтингында 1 урынны алып тора. Мондый нәтиҗәгә уртак тырышлык белән ирешелде: муниципалитет, «Алабуга» икътисади зонасы, «Эссен Продакшн» АГ, «Татнефть» компанияләре, авыл хуҗалыгы тармагы инвесторлары һәм социаль өлкә хезмәткәрләренең бердәм эше үз нәтиҗәләрен бирде.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев үз докладын шулай дип башлады. Шулай ук Рөстәм Мидхәт улы республика Рәисенә районыбызга игътибары өчен рәхмәт белдерде. Сессиядә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Алабуга» махсус икътисади зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, район Советы депутатлары, шулай ук район предприятиеләре, оешмалары вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Утырыш махсус хәрби операция уздыру зонасында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә бер минут тынлык белән башланды.

Традиция буенча, Рөстәм Нуриев бер ел эчендә башкарылган эшләрнең төп нәтиҗәләрен яңгыратты, шулай ук бу елга бурычларны билгеләде. Тулаем территориаль продукт күрсәткече 113 миллиард сум дәрәҗәсендә бәяләнә, җибәрелгән продукция күләме буенча (әлеге күрсәткеч 246,8 миллиард сум тәшкил итә) 2023 елда район 5 урынны алды.

Инвестицияләр күләме 3 мәртәбә артты һәм 138 миллиард сум тәшкил итте. Бу Татарстан Республикасында җан башына инвестицияләр күләме буенча 1 нче урын. Алабуга районының инвестицияләр җәлеп итү үзәге булып «Алабуга» МИЗы тора. Катлаулы халыкара вәзгыятькә карамастан, икътисади зона резидентлары яңа проектларны уңышлы гамәлгә ашыра. «Атлант» җиңел автомобильләренең яңа моделен җитештерүне эшләтеп җибәрү белән беррәттән, «Соллерс Алабуга» заводы узган елда дизель двигательләрен серияләп җитештерүгә кереште. Предприятиенең максималь куәте — елына 50 мең двигатель.

МИЗ резидентлары белән беррәттән, районыбызның сәнәгать предприятиеләре дә уңышлы үсә. Азык-төлек продукциясен җитештерүчеләр арасында иң эре һәм бюджет барлыкка китерүче предприятиеләрнең берсе — «Эссен Продакшн АГ». Компания район продукциясенең 20 проценттан артыгын җитештерә. Моннан тыш, предприятие актив хәйрия эшчәнлеге алып бара, шулай ук шәһәр чараларын оештыруда ярдәм күрсәтә. Узган ел «Махеев» хәйрия фонды тарафыннан социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга 60 миллион сумлык финанс ярдәме күрсәтелде. Чаңгы спортын, йөзүне үстерү хуплана, шәһәр мохитен төзекләндерүгә һәм мәдәни-массакүләм чаралар уздыруга акча юнәлтелә.

Нефть чыгару өлкәсендә 60 елдан артык «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте эшли. Ел саен предприятие 2,5 миллион тоннага якын нефть чыгара. Компания районның социаль проектларына грант ярдәме күрсәтә, шәһәрне үстерүгә һәм төзекләндерүгә зур өлеш кертә. Узган ел предприятие бүлеп биргән 145 миллион сум исәбенә шәһәр картодромы территориясе төзекләндерелде, 10 нчы лицейда санузеллар ремонтланды, 8 нче мәктәптә информатика кабинеты һәм башка социаль әһәмиятле объектлар җиһазландырылды һәм төзекләндерелде.

Районда авыл хуҗалыгы да актив үсеш ала. Бүген районда 109 тоннадан артык сөт җитештерелә, бу узган ел белән чагыштырганда 23 тоннага күбрәк. Ел йомгаклары буенча, Алабуга районы савым сыерларының продуктлыгы һәм сөрүлек җирләрнең бер гектарына туры килгән продуктлылык буенча республиканың иң яхшы районнары унлыгына керә. Мөгезле эре терлекләр саны 11 мең баштан артык.

Авыл хуҗалыгында җитештерү күләмнәре буенча алдынгылар рәтендә «Мир», «Аммоний-Агротехнологияләр» ҖЧҖ, Әхмәтҗанов КФХ, «Вятский Берег» һәм «Якты Үзән» предприятиеләре. Эшмәкәрләр җитештерүне киңәйтүгә инвестицияләр кертәләр һәм эшчәнлек өлкәсен киңәйтәләр. Мәсәлән, «Аммоний-Агротехнологияләр» җәмгыяте, үсемлекчелектән тыш, терлекчелекне дә үстерә башлады — компания «Яңа Юраш» агрофирмасын сатып алды, анда заманча технологияләр кертү нәтиҗәсендә җитештерү күләмнәрен киңәйтергә ниятлиләр. 

Гомумән алганда, инвесторлар тарафыннан авыл хуҗалыгы җитештерүенә 3 миллиард сумнан артык акча кертелгән, шул исәптән агымдагы елда — 1 миллиард сумнан артык.

Районда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү дәвам итә. 2023 елда ил Президенты башлангычы белән гамәлгә ашырылган «Илкүләм проектлар» кысаларында, шулай ук бюджетның барлык дәрәҗәләрендә социаль һәм инфраструктура объектларын капиталь төзекләндерү, төзү һәм үзгәртеп кору буенча эшләр башкарылды.

Туристлык тармагы шулай ук районның икътисади үсешендә мөһим роль уйный. Район җитәкчелеге шәһәрнең тарихи өлешендә эшмәкәрлекне үстерүдә зур потенциал күрә. ТР Рәисе, быел җәй көне Борис Березовский фестивалендә шәхсән булып киткәннән соң, шәһәребезнең тарихи өлешен реконструкцияләүгә ел саен акча бүлеп бирү турында карар кабул итте.

Алабуганың бик үзгәрүен Фәрит Мөхәммәтшин да билгеләп үтте, ул соңгы тапкыр безнең шәһәрдә 2021 елда булган иде.

— Бик тәэсирләндем. Мин күп кенә объектларны — «Алабуга Политех», махсус икътисади зона, башка производстволарны, мәдәни объектларны карап уздым. Алабуга яхшы якка үзгәрә, һәм үз районына гына түгел, республика икътисадына да районның халык хуҗалыгы тармакларының уңышлы эшчәнлегеннән шактый зур керем китерә, — диде мәртәбәле кунак.

Безнең район турында сөйләгәндә, ТР Дәүләт Советы Рәисе салымнар буенча бурычларны киметү буенча эшне көчәйтергә, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча профилактик эшкә игътибар бирергә, депутатларны активрак булырга һәм Татарстан Дәүләт Советы адресына үз тәкъдимнәрен кертергә чакырды.

— Кыенлыклар туып торуга карамастан, ирешкән казанышлары өчен алабугалыларга рәхмәт белдерәм. Бу шәһәр үсәчәк, башкача мөмкин түгел, — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Шәһәр башлыгы район халкының гуманитар ярдәм җыю, бүгенге көндә МХОда булган көрәшчеләргә ярдәм итү эшчәнлегенә аерым тукталды. Махсус хәрби операция үткәрелә башлаганнан бирле, хәрби хезмәткәрләр өчен гуманитар ярдәм җибәрүнең 60 ноктасы, госпитальләр өчен ярдәм җыю һәм җибәрүнең 12 пункты оештырылган иде. Мобилизацияләнгәннәр, контракт буенча хезмәт итүчеләргә һәм МХО урынына үзләре теләп киткән иреклеләргә 256 миллион сумлык 208 тонна гуманитар ярдәм җыелган. МХО зонасына 28 автомобиль җибәрелгән.

***
Сессия башланыр алдыннан анда катнашучылар һәм килгән кунаклар мәдәният сарае каршындагы күргәзмәне карап үтте. Биредә безнең район территориясендә «АлАЗ», «Соллерс Алабуга», «Татарстан МТЗ» кебек предприятиеләр җитештерә торган техника тәкъдим ителгән иде. Кунакларны халык биюләре, җырлары һәм, әлбәттә, каравай һәм традицион чәкчәк белән каршы алдылар. Аннары делегация киләсе залга узды, анда район предприятиеләре, шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүләре үз эшләнмәләре белән таныштырды.

Биредә Татарстан Республикасының 16 районында эш алып баручы «Прикамнефть» компаниясе мәйданчыгы, «Махеев», «Укупр Пласт», «Хәят», «Кастамону», «Алабуга сөте» компанияләре продукциясе тәкъдим ителде. Шулай ук, Алабуга басуларында үстерелгән яшелчәләр, ит продукциясе, бал китерелгән иде.

Яңа Анзирка авылыннан Евгения Терешина үз шәхси хуҗалыгын тәкъдим итте. Балалары белән бергә алар 2011 елдан бирле иван-чәй җыю белән шөгыльләнә.

— Авылда без инде 16 ел яшибез, Яр Чаллы шәһәреннән күчендек. Мин элек тарих укытучысы булып эшләдем, ирем күп еллар «КамАЗ» заводында хезмәт куйды. Хәзер балалар да күченеп кайтты, монда ике оныгыбыз туды. Гаиләбез зур — 8 кеше. Бергәләп иван-чәй җыю белән шөгыльләнә башладык. Бу эчемлекне борынгы заманнардан ук безнең әби-бабаларыбыз эчкән, ләкин тора-бара ул онытылган. Бүген без чәйне кибетләргә дә китерәбез, продукция маркетплейсларда да бар. Күпләргә ул инде таныш, чәебезне ярминкәләрдә, фестивальләрдә сатып алалар. Без иван-чәй фестивален дә үткәрәбез, быел ул 5-нче мәртәбә узачак, ˗ дип сөйләде безгә Евгения Терешина.

Әлбәттә, тәмле чәйне татып карамый калмадылар. Хатын-кыз теләгән һәркемне рәхәтләнеп сыйлады, эчемлектән Фәрит Мөхәммәтшин да авыз итте. Күргәзмәдә катнашучылар — шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗалары үз эшләренә муниципалитет ягыннан да, республика ягыннан да ярдәм күрсәтелүен билгеләп үттеләр. Мәсәлән, алар өчен төрле субсидияләр һәм грантлар каралган. Шәхси хуҗалыкларда үстерелгән продукциягә бүген ихтыяҗ бар, ди алар.

Сессия бүләкләр һәм торак сертификатлары тапшыру белән тәмамланды. Фәрит Мөхәммәтшин республиканың урман хуҗалыгын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Алабуга урман хуҗалыгы» директоры Миңнегаян Мөхәммәтҗановка «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды. Моннан тыш, бүләкләнүчеләр арасында мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре булды.

«Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында торак сатып алуга сертификат Кляшевлар гаиләсенә тапшырылды. Гаилә икенчел базарда фатир сатып алырга тели, күченү май аена планлаштырыла. Надежда Кляшева сөйләвенчә, ул программа турында интернетта белгән, гаритза бирер өчен, белгеч белән элемтәгә кергән. Барысы да уңышлы килеп чыккан, һәм менә, үз торагын алуга сертификат инде аның кулында.

Күп балалы ана Надежда Галләмова өчен торак сертификаты бик көтеп алынган бүләк булды. Аңа документ торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган, биш һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү чаралары кысаларында тапшырылды. Бүген Алабугада әлеге программа буенча чиратта 28 гаилә тора.

— 10 ел көттек, әмма безнең чират көткәннән иртәрәк килде, һәм бүген без бик бәхетле, — дип уртаклашты алабугалы.

— Күпләр фикеренчә, күп бала тәрбияләве авыр, әмма безнең өчен балалар — бәхет. Икәү генә яшәвебезне күз алдына да китерә алмый, безнең киләчәгебез — балаларыбызда, — ди Рамил Галләмов.

Янгыннан зыян күргән Мария Черепкованың да үз фатиры булачак, 13 ел элек аларның Лекарево авылындагы йортлары янган иде. Муниципалитет гаиләгә торак шартларын яхшыртырга ярдәм итте, чираттан тыш торак алу хокукына ия булган гаиләгә фатир вариссыз мөлкәт фондыннан бүлеп бирелде.
Мария Черепкова әйтүенчә, торакны зур түземсезлек белән көткәннәр, гаилә бик шат һәм район җитәкчелегенә рәхмәтле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев