Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Раштуа уңаеннан бәйрәм концерты узды

Салкын һава торышы аркасында чараны Шәһәр мәдәният сараеның мәрмәр залында оештырдылар.

«Раштуа вакыты» бәйрәме «Чебурашка» паркында үткәрелергә тиеш иде. Әмма һава торышы үз төзәтмәләрен кертте. Аномаль салкын һава торышы аркасында чараны мәдәният сараеның мәрмәр залында үткәрделәр.

Шәһәр мәдәният сарае иҗат коллективлары халыкны күңелле җырлар белән каршы алды. «Забавушка», «Инвожо» ансамбльләре, балалар хореография коллективлары һәм башкалар алабугалыларга бәйрәмчә кәеф бүләк итте.

Раштуа бәйрәменә бәйле традицияләрне өлкән буын вәкилләре генә түгел, яшьләр дә белә һәм саклый. Алабугалы Екатерина Щербакова чарага ике кечкенә кызы белән килгән.

— Олы кызым рус халык җырларын бик ярата, аларны тыңларга һәм, әлбәттә, балаларга бәйрәмне күрсәтергә, күңел ачарга килдек. Элегрәк без Раштуаны бөтен гаиләбез белән каршылый идек, ә хәзер күпләрнең эш графигы туры килми, шуңа күрә һәрвакытта да бергә җыелыша алмыйбыз. Бу безнең өчен зур һәм әһәмиятле бәйрәм, — ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев