Алабугада район газеталары «Әбунәче көне» үткәрде
«Әбунәче көне» бу юлы Тынычлык проспектында урнашкан 3нче почта бүлегендә үтте.
Беренчеләрдән булып, газетага язылырга Ольга Нещеретняя килде.
− Район газетасын күптәннән яздырам, төгәлрәк әйтсәм, 1967 елда Алабугага күчеп килгәннән бирле... Ишегалларын төзекләндерү турында кызыксынып укыйм, − диде ул.
Безнең газеталарны яздыручыларны ул көнне көтелмәгән бүләк — оттырышсыз лотерея каршы алды. Ольга Нещеретняя, мәсәлән, су фильтры отты.
Икенче әбунәчегә, Зөлфирә Гариповага, мичтә пешерү өчен савыт эләкте.
− Район газетасын гаиләбез белән укып барабыз, − диде ул.
Яшьләр дә күренә. Андрей Рожин якыннарына бүләк ясарга уйлаган.
− Әбием һәм бабамны газетага яздырырга килдем, − ди.
Андрейга лотереяда шикәр савыты чыкты.
Укучыларыбыз өчен газетабыз ышанычлы дус һәм дөрес мәгълүмат чыганагы булыр дип өметләнәбез.
реклама
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев