Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Республика көнен ничек билгеләп үттеләр?

30 август көнне шәһәрдә берьюлы берничә объект ачылды. Моннан тыш, бу көнне МХО сугышчыларына ярдәм итү командасы волонтерларына һәм «Безнең ишегалды» республика программасы активистларына рәхмәт хатлары, шулай ук алабугалыларга торак сертификатлары һәм беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырылды.

Яңа йорт — бәхетле гаиләләр!

Алабугада Мәрҗани һәм Бакый Урманче урамнары киселешендә «Домкор» компаниясе «Адымнар» торак комплексына кергән яңа торак йортны файдалануга тапшырды.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев яңа фатирга күчүчеләрне котлады һәм төзүчегә рәхмәт белдерде. «Домкор» генераль директоры Мөнир Гайнуллов шәһәрдә барган гаять зур уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте.

Яңа фатирга күчүчеләр Рәзинә һәм Рамил Мөхәммәтҗановлар төзүчегә рәхмәт белдерде һәм мәртәбәле кунакларны яңа фатирларына чакырды.
Алабуга районында соңгы биш елда 336 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, шул исәптән 1393 фатирлы 23 йорт һәм 1876 шәхси йорт. Быел 74 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планны 23 процентка арттырып үтәү дигән сүз.

Ишегалды бәйрәме

Шул ук көнне Таҗи Гыйззәт урамындагы 28-30 йортлар ишегалдында чын бәйрәм оештырылды, биредә ТР Рәисе инициативасы белән гамәлгә ашырылган «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонт тәмамлануын билгеләп үттеләр.

АМР башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, республика программасы буенча Алабугада 201 ишегалды төзекләндерелгән инде. Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин республикага чәчәк атуын, ә халыкка сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Йорт буенча өлкән Светлана Марьина җитәкчелеккә башкарылган эшләр өчен рәхмәт белдерде, ишегалды уңайлы һәм матур, ә яңа балалар мәйданчыгы искиткеч бүләк, дип билгеләп үтте.

Алсу Ильясовага торакка сертификаты тапшыру аеруча мөһим вакыйга булды. Ул инвалид баласы өчен бирелгән бер бүлмәле фатир өчен рәхмәт сүзләре җиткерде һәм башка ишегаллары да төзекләндерелер дигән өмет белдерде.

Яңартылган хастаханә

Капиталь ремонттан соң Алабуга үзәк район хастаханәсе ачылды. Баш табиб Мансур Потеев республика, район җитәкчелегенә, «Алабуга» МИЗ, «Махеев» фонды һәм «Татнефть» хәйриячеләренә рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер хастаханәдә пациентларга ярдәм күрсәтү өчен уңайлы һәм заманча шартлар тудырылган.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев бүгенге шартларның районга яңа белгечләр җәлеп итәргә ярдәм итәчәген билгеләп үтте һәм хастаханә коллективына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының мактау грамоталары, шулай ук кан автоматик биохимик кан анализаторына сертификат тапшырылды.

Ремонтка республика бюджетыннан 375 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Инженер системалары, тәрәзәләр, ишекләр һәм сантехника тулысынча алыштырылган, эчке һәм тышкы бизәү эшләре башкарылган. Барлык кабинетлар да санитария нормаларына туры китерелгән. Шулай ук 4,6 миллион сумлык 120 яңа җиһаз сатып алынган.

Нефтьчеләр скверы

«Татнефть» үзенең 75 еллыгына Алабугада Нефтьчеләр скверын төзекләндерде һәм шәһәргә бүләк итте. Анда балалар һәм спорт мәйданчыклары, ял итү зонасы, атынгыч, эскәмияләр һәм заманча яктырту булдырылды.

Аны ачу тантанасы Республика көне белән туры килгән Нефтьчеләр көнендә булды. Рөстәм Нуриев нефтьчеләрне котлады һәм дистә еллар дәвамында Алабуга үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Татнефть» җәмгыятенең генераль директорының ремонт һәм скважиналар бораулау, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру буенча урынбасары Ринат Шәфигулин Татарстанның һәм Алабуганың чәчәк атуын теләде.

Нефть тармагы ветераны Нәфис Шакиров үзенең төбәге һәм «чәчәк бакчасына» охшаган шәһәр өчен горурлыгы белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев