Алабугада рейд вакытында 16 автобуста җитешсезлек ачыкланды
Бу хакта Дәүләт автоинспекциясенең җирле бүлегендә хәбәр иттеләр.
Бүген иртән Алабуга-Гари-Абалач юлында автобусларны тикшерү буенча рейд үткәрелде.
Тикшерү барышында 16 автобуста җитешсезлекләр ачыкланган. Бер автобус йөртүчесе обгонга чыккан, алтысының страховкасы булмаган, 3 автобусның номерлары укырлык түгел, тагын өчесе тонировка кагыйдәсен бозган, өчесендә — техник җитешсезлек ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев