Алабугада Россиядә беренче балалар музей үзәге ачылачак
Музейның беренче залы кешелек тарихына багышланган.
Коворкингта катнашучылар Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең уникаль проекты – илдә әлегә бердәнбер балалар музей үзәге белән танышты. Әйләнә торган зур интерактив глобус, ачык йөзле робот Глафира, интерактив идән монда уникаль борынгы экспонатлар белән янәшә торалар.
Проектны кунакларга Алабуга дәүләт тарихи-мәдәни һәм сәнгать музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, бинада төзелеш эшләре 90 процентка тәмамланган.
— Без балалар музей үзәге нинди булырга тиешлеге турында фикер алышырга булдык. Бинаны ремонтлаудан тыш, монда мультимедиа җиһазлары сатып алу һәм монтажлау буенча да зур эш башкарылды: барлыгы 175 берәмлек техника! Барысы да диярлек урнаштырылган, бүген без контент сайлау белән шөгыльләнәбез, — дип сөйләде Гөлзада Рәкыйповна.
АДМЯның гендиректоры РФ Мәдәният министрлыгына «Мәдәният» илкүләм проекты буенча модернизация программасына керткән өчен, шулай ук проектны Алабугада тормышка ашыруга ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.
Музейның беренче залы кешелек тарихына багышланган. Интерактив панельләр һәм хәрәкәтчән глобус ярдәмендә балалар планетаның беренче яшәүчеләрен, шул исәптән динозаврларны һәм мамонтларны күрә, Җир тарихының теләсә кайсы чорына чума ала.
Ә алга таба балаларга корабта сәяхәткә чыгарга тәкъдим итәчәкләр. Шуңа күрә бүләк ителгән штурвал бик вакытлы булды. Ул штурман предметларын — күзәтү торбаларын, иске навигация карталарын, боцман сыбызгысын, шулай ук йолдызлы күкнең интерактив глобусын уңышлы тулыландырып торачак, дип билгеләп үтте экскурсияне үткәргән АДМЯ генераль директоры урынбасары Екатерина Кашапова. Яшь сәяхәтчеләрне боз кисәкләре белән Арктика һәм Антарктика, урман стихиясе һәм су асты патшалыгы белән әкиятләр залы, очучы корабль һәм келәм-самолет көтә.
Балалар музей үзәге мультимедиа үзәге генә булмаячак, дип аңлатты Гөлзада Руденко. Биредә Алабуга тарихына багышланган музей һәм предмет киңлекләре бик күп. Музей-мәгариф эшчәнлеге өчен дүрт сыйныф ачылачак.
Бүген Алабуга музейларына ай саен өч меңгә якын бала йөри. Тиздән балаларны Балалар музей үзәге дә кабул итәчәк. Гимназия сыйныфы, мәдрәсә һәм совет мәктәбе сыйныфлары белән беррәттән, кечкенә кунакларны бик шәп уникаль экспозиция көтә.
М. А. Шолохов исемендәге Дәүләт музей-ядкарьлеге директоры Ольга Анистратенко экскурсиядән алган тәэсирләре белән уртаклашты:
— Без Алабуга музей-ядкарьлегенең күптәнге дуслары. Дон җиреннән килдек. Бу искиткеч кызыклы, искиткеч киңлек белән сокландык, аның киләчәге зур. Михалков әйткәнчә, бүген балалар — иртәгә халык. Һәм миңа калса, нәкъ менә шундый киңлекләрдә, профессиональ хезмәткәрләр белән тауларны әйләндерергә һәм илебезнең чын патриотларын тәрбияләргә мөмкин. Шуңа күрә Гөлзада Рәкыйп кызына һәм музей коллективына хөрмәт һәм мактау. Юбилярдан шәһәр һәм республика өчен искиткеч бүләк.
Сарапул тарихи-мәдәни һәм сәнгать музей-ядкарьлеге директоры Сабина Креклина да соклануын яшермәде:
— Сарапул һәм Алабуга — үзара бик дус ике шәһәр. Безнең уртак исемнәребез күп: Дурова, Шишкин, безне күп нәрсә берләштерә. Алабугага илһам артыннан киләбез. Хәзер без булачак Балалар музей үзәгендә, ул инде үз эшен башлый диярлек. Балаларга карата җитди, җаваплы мөнәсәбәт, киләчәк буын турында, белемлелек, рухилык турында гаҗәеп кайгырту битараф калдыра алмый. Мин Алабуга музей-ядкарьлеге хезмәткәрләренең кешелекле, һөнәри, гуманитар батырлыгына, мәгълүмат тапшыру ысулларын эзләүләренә, үзләренә партнерлар таба белүләренә, заманча була белүләренә сокланам.
Коворкинг кысаларында хезмәттәшләр үз музейларында уңышлы гамәлгә ашырыла торган проектлар, идеяләр һәм эш формалары белән уртаклаштылар. Тәҗрибә уртаклашу АДМЯ командасына Балалар музей үзәген тагын да кызыклырак итәргә ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев