Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Сабантуй-2025: бәйрәмнең тулы афишасы

Кунакларны бай программа көтә.

15 июньдә Алабуга ипподромы территориясе халык күңел ачу үзәгенә әвереләчәк — монда җәйнең төп бәйрәме Сабантуй-2025 узачак. Кунакларны традицион ярышлар, татар эстрадасы йолдызлары концертлары һәм районның иң яхшы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү программасы көтә.

9:00 — «Сабантуй 2025» ат чабышлары ярышлары

10:00 — Халык-спорт уеннары һәм ярышлары, авыл ишегалдында бәйрәм программасы

10:30 — «Сабантуй» халык бәйрәмен ачу тантанасы, «Реки связующая нить» театральләштерелгән тамаша

10:50 — авыл хезмәтчәннәрен, «Чәчү батырлары»н бүләкләү һәм дәүләт бүләкләрен тапшыру

11:20 — «Сабантуй сылуы — 2025» муниципаль конкурсында катнашучыларның чыгышы

11: 30 — «Сабантуй — 2025нең абсолют батыры» исеме өчен көрәш

12:20 — АМР солистлары һәм иҗат коллективлары катнашында концерт программасы

13:00 — Татарстан Республикасының атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың концерт программасы

14.30 — 2025 елгы Сабантуйның абсолют батырын игълан итү

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев