Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Сабантуй яңартылган декорацияләрдә узачак

Яңартылган ипподром Сабантуй кунакларын кабул итәргә әзерләнә.

Инде биш ел төп тантаналар нәкъ менә монда уза. Бу вакыт эчендә территория танымаслык булып үзгәрде.

Исегезгә төшерәбез, Сабантуйны ипподромда уздыру карары очраклы гына кабул ителмәгән: ат чабышлары — бәйрәмнең иң мавыктыргыч чараларының берсе — традиция буенча меңләгән тамашачыны җыя. Биредә быел трибуналарга капиталь ремонт ясалды. Элек алар ачык иде. Бу начар һава торышы вакытында тамашачыларга уңайсызлыклар тудырды. Хәзер анда агач утыргычлар һәм үтә күренмәле саклагыч экраннар куелган. Алар җилдән һәм яңгырдан саклаячак.

Моннан тыш, ипподромда масштаблы төзекләндерү эшләре дә башкарылган: агач-куаклар утыртылган, төп бинаның фасады яңартылган, аны җылытканнар һәм штукатурлаганнар. Диварларга төшерелгән татар милли бизәкләре үзенә күрә бер үзенчәлек булып тора.

— Гадәти булмаган шпиль — ат рәвешендәге флюгер — гомуми архитектура ансамбленә бик уңышлы туры килде. Баштан ук мондый карарны озак эзләдек. Биредә барысы да вак детальләргә кадәр уйланылган, — дип ассызыклады АМР Башкарма комитетының төзелеш Департаменты җитәкчесе Константин Новый.

— Хәзер баскычка плитәләр салу төгәлләнә. Параллель рәвештә керү урыннарын да ремонтлыйлар: лапасларны һәм козырекларны алыштыралар. "Төзелеш материаллары да, эшче куллар да бар. Бәйрәмгә эшләр тәмамланачак, — дип ышандырды Константин Новый.

Берничә яктырткычны эшләп бетерәсе калган. Кунак йортларында соңгы бизәлеш эшләрен тәмамлыйлар — шомарталар һәм озак вакыт хезмәт итсеннәр өчен саклагыч катлам белән каплыйлар.

Хәзерге вакытта эшләр 95 процентка башкарылган, һәм якын көннәрдә ипподром кунакларны кабул итүгә тулысынча әзер булачак. Шәһәр халкын һәм кунакларны ат чабышлары, халык күңел ачулары һәм Сабантуй атмосферасы көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев