Алабугада Сабантуйны үткәрү датасы билгеле булды
Сабантуй-2025 шәһәр ипподромында узачак.
Быел Алабугада Сабантуй 15 июньдә үткәрелә. Бу хакта гомумшәһәр планеркасында билгеле булды. Традиция буенча чара шәһәр ипподромында узачак.
Сабантуй — Татарстанда иң яраткан, зур милли бәйрәмнәрнең берсе. Узган ел бу чара матур чыгышлар, чатырлар конкурсы һәм шәһәр предприятиеләренең актив катнашуы белән истә калды.
Программа соңрак билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев