Алабугада сабый пикниктан соң авыр тән җәрәхәтләре алган
10 июльдә Алабугада 4 яшьлек бала тәне пешү җәрәхәтләре алган.
Бу хәл Мәскәү урамы буенча урнашкан шәхси торак йорт ишегалдында шашлык әзерләгәндә килеп чыккан. 4 яшьлек бала күкрәк, кул-аяк, битнең 1-2 дәрәҗә пешү җәрәхәтләре алган.
"Пешүнең сәбәбе — техник спирт кабынып китү, аны малайның әтисе мангалда ут кабызу өчен кулланган, — дип хәбәр итте Күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы Владимир Соборнов.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев