Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Шәһәр көнен бәйрәм итү программасы

Бәйрәм Шишкин буаларында узачак.

Иртәгә, 30 августта, Алабугада Республика көнен, Шәһәр көнен һәм Нефтьчеләр көнен бәйрәм итәчәкләр. Бәйрәм чаралары Шишкин буаларында узачак. Башлана 14.00 сәгатьтә.

Бәйрәмне Алабуга районы коллективлары концерты ачып җибәрә. 15.00 сәгатьтә «Волга-Волга» X юбилей ачык фестивале башлана. 18.30да бәйрәмне ачу тантанасы була. 

19.00 сәгатьтә «Волга-Волга» ВИА чыгышы көтелә. 20.00 сәгатьтә төп сәхнәдә «Смысловые галлюцинации» төркеме лидеры Сергей Бобунец чыгыш ясаячак. 

Алабугалыларны һәм шәһәр кунакларын балалар өчен интерактив уеннар, сабын куыклары тамашасы, нефть химиясенең күчмә лабораториясе, фотозоналар һәм сәүдә рәтләре көтә. 

Бәйрәм 21.00 сәгатьтә салют белән тәмамланачак. 

+12

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев