Алабугада шәһәр Мәдәният сарае янындагы җәяүлеләр кичүе икенче урынга күчереләчәк
Бүген Нефтьчеләр проспектында төзекләндерү эшләре алып барыла.
Проектның нечкәлекләре белән Башкарма комитет җитәкчесенең төзекләндерү буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Илвир Габдуллин уртаклашты:
— Бүген Нефтьчеләр проспектында төзекләндерү эшләре алып барыла. Монда юл буендагы бордюрларны алыштыру, шулай ук тротуарларны бизәү булачак. Моннан тыш, параллель рәвештә яшелләндерү һәм юлларда җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итү эшләре дә алып барыла.
Тынычлык проспекты һәм Нефтьчеләр проспекты чатында, шәһәр Мәдәният сарае янәшәсендә җәяүлеләр светофор янына машина юлына чыгалар. Шуңа күрә бу җәяүлеләр кичүен үзгәртергә, аны Тынычлык проспектына якынрак күчерергә карар кылынды.
Кызганычка каршы, берничә агачны алырга туры киләчәк, әмма без һичшиксез яңа агачлар һәм куаклар утыртачакбыз. Яшел зона тулыландырылачак.
Җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итү проекты Дәүләт автоинспекциясе белән килештерелгән, дип билгеләп үтте Илвир Әнәс улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев