Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясендә катнашты

«Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталарына язылу Мәдәният сараенда шәһәр планеркасыннан соң ук оештырылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге традицион акциядә катнашучылар саны елдан ел арта. 

— Аз гына булса да ярдәм итеп була икән, әлеге мөмкинлектән файдаланырга кирәк. Бу акция өлкән яшьтәге алабугалылар өчен файдалы булыр һәм алар газетадан дөрес мәгълүмат алыр дип өметләнәм, − дип билгеләп үтте Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Алабуга һәм Менделеевск районнары буенча муниципаль бүлеге башлыгы Евгений Петров.

Хәйрия акциясендә мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Терентьева, хокукый палата башлыгы Надежда Шалаумова һәм Алабуга районының Иҗтимагый советы рәисе Айрат Кавиев катнашты.

— Өлкән яшьтәгеләр телефонда һәм Интернетта «утырмый», алар мәгълүматны газеталардан алырга күнеккән. Вакыйгалардан хәбәрдар булып торсыннар өчен аларга менә шундый бүләк ясыйсы килә, − диде Надежда Шалаумова.

— Мин 40 еллык стажы булган педагог өчен «Алабуга нуры» газетасын һәм республиканың «Алга» батальонында хезмәт итүче солдат әнисенә "Новая Кама«ны яздырдым. Безнең бурыч — мобилизацияләнүчеләр гаиләсенә ярдәм күрсәтү, ә район басмасына язылу — шул ук ярдәм. Бу да әйбәт: хәзер хәрби хезмәттә булган солдат әнисе Алабуга яңалыкларын белеп торачак. Башка кураторлар да миңа кушылыр дип өметләнәм, − дип өстәде Айрат Кавиев.

Бу акциягә беренче тапкыр йөзү буенча тренер Сергей Бородин да кушылды. Безнең шәһәрдә ул яңа кеше, һәм игелекле эш башкару мөмкинлеге турында белгәч, шунда ук язылуны рәсмиләштерергә теләк белдерде.

− Минем эшем балалар белән бәйле булганлыктан, берәр балалы гаиләгә газета яздырыр идем, — дип ачыклык кертте ул.

АМР Советының матбугат хезмәте башлыгы Екатерина Сайбель бу юлы да хәйрия акциясенә кушылды һәм Галина Стариковага «Новая Кама» газетасына язылу бүләк итте. 85 яшьлек Галина Васильевна аны башыннан ахырына кадәр укып бара. Сәламәтлеге аркасында, әбекәй өйдән чыкмый диярлек һәм район яңалыклары белән нигездә газета аша таныша. Киләсе елда да үзенең яраткан газетасын укый алачагын белгәч, бик сөенде.

− Бу минем өчен зур шатлык! "Новая Кама«ны бик теләп укырмын, шундый бүләк өчен хәйриячегә зур рәхмәт! Интернеттагы яңалыкларны уку — бер хәл, ә менә газетаның өр-яңа санын кулда тоту, аның битләрен ачып, шәһәр һәм районда булган вакыйгалар белән танышу, кызыклы кешеләр турында белү — бөтенләй икенче, — ди Галина Васильевна.

Галина Старикова 1937 елда туган, аның балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Гаиләдә ул иң кечесе, әти-әнисенең тагын ике улы була. Галина Васильевна 7 яшендә эшли башлый. Эшләп тапкан акчалар авыру әнисенә дарулар сатып алуга гына җитеп бара: матур кием, тәмле ризыклар, һәм бигрәк тә уенчыклар турында сүз дә юк. Бу авыр вакытны Галина Старикова бүгенге көнгә кадәр дә ачык хәтерли. Хәер, тормышы да җиңелләрдән булмый.

— Мин газетаны Галина Стариковага яздырырга булдым. Рәхәтләнеп, чәй табыны артында район газетасын укып үткәргән кичләре аның тормышын бераз гына булса да яктыртсын, матурласын иде. Минемчә, «Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталары — иң дөрес мәгълүмат чыганагы. Хәзер дөнья тискәре мәгълүмат белән тулы, ул еш кына чынбарлыкка туры килми, үзеңне һәм якыннарыңны алардан аралау мөһим, шуңа күрә мин район басмаларына язылырга, аларның социаль челтәрләрдәге битләрен күзәтеп барырга киңәш итәм, − ди Еатерина Гарриевна.

Теләге булган һәркем ветеранга, күп балалы гаиләгә, ялгыз күршесенә бүләккә газета яздыра ала. Моның өчен безнең редакциягә 3-81-11 телефоны (Төзүчеләр ур., 16а) буенча мөрәҗәгать итү җитә.

Истә тотыгыз: иң яхшы бүләк − башкаларга яхшылык эшләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев