Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада шәһәрнең коммуналь хезмәтләренең көзге-кышкы чорга әзерлеген тикшерделәр

Авария хәлләрен бетерү өчен кирәкле җиһазларга һәм махсус техникага аерым игътибар бирелде.

Ревизия үткән оешмаларның берсе — Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе. Бүгенге көндә анда 17 берәмлек махсус техника һәм 60 берәмлектән артык кирәкле җиһазлар бар, шул исәптән эретеп ябыштыру аппаратлары, дизель һәм бензин белән эшләүче генераторлар, генераторлы автоном яктырту җайланмасы һәм бензин электр станциясе. Бу җиһазлар элегрәк булса, 2020 елның декабрендә җылылык челтәрләрендәге аварияне вакытында бетерү мөмкин булыр иде, дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 5 декабрендә җылылык трассасындагы өзеклек аркасында 220 күп фатирлы йорт һәм 17 социаль әһәмияткә ия объект җылысыз калды. Бу вакыйгадан соң район башлыгы Рөстәм Нуриев йөкләмәсе буенча коммуналь өлкә предприятиеләрендә авария бригадалары оештырылды, аларның техник җиһазланышы көчәйтелде. 2020 елда исә авария вакытында кирәкле эшләрне башкарырлык, эретеп ябыштыру посты булган бригада энергетикларда гына бар иде. Район башлыгы алдагы кышка әзерлек чорында да мондый бригадаларының әзерлегенә аерым игътибар бирергә кушты.

Әйтергә кирәк, җылылык челтәрләре предприятиесе зур күләмле эш башкара. Быел аларга «Южный парк» микрорайонына җылылык бирергә кирәк булачак. Тышкы челтәрләр инде җир астына урнаштырылган, хәзерге вакытта Нечаев урамы буйлап уза торган җылылык челтәрләрен җир астына күчерү буенча проект эшләре алып барыла. 2022 елның декабрендә Нечаев урамындагы 16А йорты янында үткән җылылык челтәрләренең җир өсте магистрале сүтелде. Иске торбалар урынына җир асты ысулы белән заманча алдан ук изоляцияләнгән торбалар урнаштырылды. Алар дымнан курыкмый, югарырак физик йөкләнешләргә түзә, җылылыкны да югалтмый диярлек, норматив эксплуатация вакыты — 30-40 ел. Нечаев урамындагы 10 нчы йорт янындагы эстакаданы да сүттеләр. Эшләр барышында барлыгы 600 метр торба үткәргеч демонтажланган. Яңа урнаштырылган торбаларның гомуми озынлыгы 200 метрдан артык тәшкил итә.

— Авария хәлләрен бетерү өчен предприятиедә материаллар һәм җиһазларның кагылгысыз запасы бар, — дип дәвам итте Андрей Томилин.

Барлыгы 2023 елда Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе Яшьләр урамындагы магистраль җылылык челтәрләрен (1,15 километр озынлыкта), агымдагы һәм капиталь ремонт кысаларында 2,3 километр озынлыктагы җылылык челтәрләрен алыштыруга, котельныйлар һәм Үзәк җылылык пункты җиһазларын ремонтлауга 50 миллион сум акча сарыф итте. Алмаштырылган җылылык челтәрләренең гомуми озынлыгы 3,45 километр тәшкил итә.

Халыкны җылы һәм кайнар су белән тәэмин итү өлкәсендә эшләүче тагын бер эре оешма — «ГазТеплоАвтоматика» җәмгыяте. Ул агымдагы елда республика программасы кысаларында Тугаров урамында төзелгән яңа котельныйга хезмәт күрсәтә. Бүгенге көндә котельный штат режимында эшли, өзеклекләр юк, ди Андрей Томилин. 

Шулай ук Водоканалның көзге-кышкы чорга әзерлеге тикшерелде. Предприятиедә авария хәлләрен оператив рәвештә бетерү өчен 19 берәмлек махсус техника, материаллар һәм җиһазлар запасы бар.

Алабуга электр челтәрләре дә гадәттән тыш хәлләргә әзер. Әлеге оешма Алабуга районы предприятиеләрен һәм халкын гына түгел, республиканың тагын 6 муниципаль районын да электр энергиясе белән тәэмин итә. Аварияләрне бетерү һәм электр челтәрләрен, подстанцияләрне ремонтлау өчен анда махсус техника, шул исәптән автовышкалар, югары үтүчәнлекле машиналар, УАЗ автомобиле бар.

Бүгенге көндә «Районны төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» МУП балансында кышкы шартларда эшләү өчен 23 берәмлек техника исәпләнә, ул көзге-кышкы сезонга әзерләнгән. 800 тонна ком, 150 тонна техник тоз, 700 килограмм бозга каршы реагент әзерләү планлаштырыла, аны үзәк урамнарда көчле бозлавык булганда кулланачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев