Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада шәһәрнең Мәдәният сараен ремонтлау дәвам итә

Төзелеш эшләре барышы турында АМР башлыгы катнашында узган киңәшмәдә АМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Новый сөйләде.

Төзекләндерү эшләренә барлыгы 387 миллион сум бүлеп бирелгән, дип хәбәр итте җитәкче. Хәзер монда демонтажланган иске түбә урынына яңа түбә салына. Пар изоляциясенең беренче катламы салынган, өлешчә җылыту ясалган, алга таба челтәр салыначак. Шуннан соң — керамзит җәелмә, түбәнең өске ике катламы.

Бина эчендә идәннәр өчен бетон нигез салу, җылыту системаларын алыштыру, электр һәм аз агымлы челтәрләрне төшереп җибәрү бара. Киләсе атнадан бизәү эшләрен башлау планлаштырыла. Ә ай уртасында фасад эшләренә һәм территорияне төзекләндерүгә керешәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев