Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Шишкин буалары территориясе төзекләндереләчәк

Алабуга быел янәдән «Шишкин буалары» паркы территориясе белән Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр Бөтенроссия конкурсында катнаша. 

Паркта өлкәннәр һәм яшьләр өчен спорт мәйданчыклары, балалар һәм күзәтү мәйданчыклары, яңа өйләнешүчеләр өчен фотога төшү урыннары, күп функцияле павильон, кафе, җәяү йөрү сукмаклары һәм яшел лабиринт урнаштыру күздә тотыла. 

Шулай ук оештыручылар спорт инвентаре, велосипед, катамараннар арендасы өчен инфраструктура булдырырга тели.

«Проектны эшләп бетергәндә без эксперт интервьюларына һәм фокус-группалар фикеренә нигезләнәбез. Безнең максат-территориянең тәңгәллеген һәм уникальлеген ныгыту. Быел стилистик, идея һәм ландшафтлы карарлар эшләячәкбез. Моның өчен безгә сезнең ярдәм кирәк — Зинһар, берничә сорауга җавап бирегез: https://forms кgle/6aFkWwNXoqNPctoJ7», - дип хәбәр итәләр оештыручылар 

Проект әлеге киңлекне ел әйләнәсендә куллану проблемасын хәл итә. Моның өчен елның һәр фасылында ял итү өчен яраклы инфраструктура булдырылачак. Ул тыныч һәм актив ял итү, мәдәни чаралар уздыру өчен килсен һәм шәһәрлеләр өчен уңайлы мохит тудырсын иде. Проектның мөһим бурычларының берсе — инклюзив мохит булдыру һәм паркны аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен уңайлы итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев