Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Шумиха һәм Алабуга елгалары тамагын чистарту дәвам итә

Эш кайный, нәтиҗәсе дә күренә.

−Алабуга суы бүген 3500 километр озынлыкта чистартылган, аның гомуми озынлыгы − 8 километр. Шумиха — 2400 километрга чистартылган (гомуми озынлыгы — 4200 километр). Эшчеләр яр буйларын судан 30 метр арада куе куаклардан арындыра. Моннан соң бу урыннарга үлән чәчеләчәк, − дип сөйләде райбашкарма каршындагы Төзелеш департаменты директоры Равил Шәрипов.

Ул моның күптән кирәк булуын да исәртте. Төп максат — су агымын тулыландыру, су алмашын булдыру, су басу куркынычын киметү. Шулай булмаганда, торак йортлар, корылмалар, инженер коммуникацияләр , басу һәм бакчаларга куркыныч яный.

Кайбер кешеләр бу гамәлләрдән канәгать түгел, шау-шудан зарлана. Равил Шәрәфиев, башкаларга комачаулык тудырмас өчен, эшчеләр эш сәгатендә генә эшләр, дип хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев