Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Шумиха һәм Алабуга елгаларын чистарта башладылар

Елга юлларын чистарту эшләрен 15 апрельгә кадәр төгәлләү планлаштырыла.

Мондый эш күптән таләп ителә иде инде, чөнки күп еллар эчендә бу кечкенә елгалар чүпләнгән һәм чүп-чар куакларына күмелгән. 

− Безнең төп максатыбыз — юл агу юлларын читарту, су басу куркынычын киметү. Югыйсә торак йортлар, инфраструктура объектлары, инженерлык коммуникацияләре һәм корылмалар, сөрү җирләре һәм бакчалар куркыныч астында, − дип аңлатты район башкарма комитеты каршындагы төзелеш Департаменты директоры Равил Шәрипов.

Хәзерге вакытта анда эш кайный, аны подрядчы оешма вәкилләре башкара. Буаларны чүпләп торучы куаклардан һәм агачлардан чистарткач, аларны чыгарачаклар, аннары анда авыр техника керә алачак.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, елгалар шәһәрнең тарихи өлешендә ага: Шумиха елгасының озынлыгы — 4,2 км, Алабуга елгасы — 8 км. 

Халыкның табигать саклау зонасына кергән территорияне законсыз биләү очраклары да очрый. Бу очракта бу участоклардагы корылмаларны сүтәргә туры киләчәк.

Елга юлларын чистарту эшләрен 15 апрельгә кадәр төгәлләү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев