Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Шишкин буаларында җимеш бакчасы утыртыла

Территорияне төзекләндерү дәвам итә.

Бүгенге көнгә велосипед юллары төзелгән, яктырткычлар, аерым стильдәге эскәмияләр һәм өстәлләр куелган. Хәзер инде җимеш бакчасына чират җитте.

Тарихтан билгеле булганча, биредә, Шишкин буаларында, элек тә бакча булган. Хәзерге вакытта җимеш агачларын утыртуда Казаннан килгән дендролог Светлана Афанасьева катнаша.

— Без җиләк-җимеш бакчасы имитациясен булдырабыз, ягъни ул декоратив булачак. Иван Иванович Шишкинның йорт-музее янындагы тау битенә агачлар утыртабыз, — дип хәбәр итте ул.

Барлыгы 276 үсенте — 230 алмагач, 25 шомырт һәм 20 груша агачы утырту планлаштырыла.

Киләсе язда чәчәк атачак бакчаның барлыкка килүе «Эссен Продакшн АГ» АҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышевның финанс ярдәме белән мөмкин булды.

— Узып баручылар яныбызга килеп, нәрсә утыртуыбызны сорый, кызыксыналар. Барысы да моның бик яхшы эш икәнен әйтә, — дип уртаклашты Светлана Афанасьева.

Алабугалы Антонина Степановна да нәкъ шулай дип саный.

— Алабугада 40 ел яшим инде. Шишкин буалары — минем яраткан урыным. Биредә бакча булачагына бик шатмын. Бу территория тагын да матуррак булачак. Хәзер җимеш бакчасы хуш исләре белән ләззәтләнү өчен җәйне көтәм, — диде ул.

Искәртеп үтәбез, моңа кадәр Шишкин буаларында каен, усак, нарат һәм миләшләр утыртылган иде инде.

— Бу декоратив миләш, «гранатная» сортыннан. Аның җимешләре чия зурлыгында, үзләре баллы була, — дип сөйләде дендролог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев