Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада социаль яклау бүлеге яңа урынга күчте

Хәзер учреждениегә бару халык өчен уңайлырак булачак.

Алабугада социаль яклау бүлеге, Матди ярдәм үзәге яңа урынга күчте. Бүгеннән кабул итү Городищенская урамы, 4нче йорт адресы буенча башкарыла (светофордан 2нче подъезд). 

Хәзер ведомство үз эшчәнлеген монда даими нигездә алып барачак. Автобус тукталышы якында гына булганлыктан, учреждениегә килү халык өчен уңайлырак булачак. Бүгенге көндә анда көйләү-күченү эшләре бара, шуңа күрә учреждение телефоннары әлегә эшләми, якын арада алар гадәттәгечә шалтыратулар кабул итә башлаячак. 

Бүлекнең эш графигын исегезгә төшерәбез. Дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга 8.00 дән 17.00 гә кадәр, төшке аш 12.00дән 13.00гә кадәр. Чәршәмбе көннәрендә халыкны кабул итү 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев