Алабугада соңгы тәүлектә 1 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 100 очрагы теркәлгән.
Яңа вирус йоктырган 32 кеше хастаханәгә озатылган, 68 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 47, Чаллыда — 24, Түбән Камада — 7, Бөгелмәдә — 4, Яшел Үзән һәм Лениногрск районнарында — 3шәр, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Биектау, Зәй районнарында — икешәр, Алабуга һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.
11 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 27 936 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 23 627 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 15 кеше.
Барлыгы 1 121 845 кешегә прививка ясалган. Шулардан 968 484 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев