Алабугада соңгы тәүлектә 1 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда соңгы тәүлектә 31 кешене COVID-19 белән авыруы теркәлгән.
Яңа вирус йоктырган 14 кеше хастаханәгә озатылган, 17 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 14, Чаллыда — 5, Лаеш, Лениногорск һәм Тукай районнарында — 2 шәр, Әгерҗе, Актаныш, Арча, Баулы, Алабуга Питрәч районнарында берешәр кеше йоктырган.
21 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 22 131 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 19 642 кеше савыккан.
Спутник-V вакцинасы белән 457 681 кешегә прививка ясалган. Шулардан 345 182 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев