Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада соңгы тәүлектә 2 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 86 очрагы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 39 кеше хастаханәгә озатылган, 47 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 27, Чаллыда — 14, Түбән Камада — 8, Балык Бистәсендә — 5, Мамадышта — 4, Әлмәт, Лениногорск, Чистайда — өчешәр, Арча, Биектау, Алабуга, Зәй, Тукай районнарында икешәр, Әгерҗе, Алексеевск, Әлки, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лаеш, Минзәлә, Мөслим һәм Яңа Чишмә районнарында берешәр кеше йоктырган.

8 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 27 640 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 23 544 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 50 кеше.

Барлыгы 1 097 445 кешегә прививка ясалган. Шулардан 957 984 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев