Алабугада соңгы тәүлектә 2 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 259 очрагы ачыкланган.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 259 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
Яңа вирус йоктырган 75 кеше хастаханәгә озатылган, 184 кеше өйдә дәвалана.
Иң күп авыручылар Казанда ачыкланган.
22 ноябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 36 053 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 29 372 кеше савыккан, узган тәүлектә — 493 кеше.
Барлыгы 1 933 897 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 1 427 959 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев