Алабугада соңгы тәүлектә 5 кеше коронавирус йоктырган
Иң күп авыручылар — Казанда, анда 103 яңа очрак ачыкланган.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 252 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
Яңа вирус йоктырган 65 кеше хастаханәгә озатылган, 187 кеше өйдә дәвалана.
Иң күп авыручылар — Казанда, анда 103 яңа очрак ачыкланган. Алабугада соңгы тәүлектә 5 кеше коронавирус йоктырган.
24 ноябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 36 557 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 30 116 кеше савыккан, узган тәүлектә — 251 кеше.
Барлыгы 1 960 941 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 1 463 895 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев