Алабугада Спас ярминкәсен уздыру урыны үзгәрәчәк
Бу шәһәрнең тарихи өлешендәге урамнарны реконструкцияләү белән бәйле.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев хәбәр иткәнчә, быел Спас ярминкәсе башка урынга күчереләчәк. Бу шәһәрнең тарихи өлешендәге урамнарны реконструкцияләү белән бәйле. Моннан тыш, җәй көне Шишкин буаларында «Алабуга» махсу икътисади зонасы зур вакыйгаларны оештыру өчен мәйданчыкны шәһәргә бүләк итеп әзерләячәк.
Планнарда — ярминкәне ипподромда уздыру. Рөстәм Нуриев сүзләренчә, анда бәйрәм уздыру өчен уңайлы һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килә торган зур мәйданчык бар.
Әйләнеч шоссе буйлап кунаклар ярминкәгә шәхси транспортта килә алсын өчен стоянка ясау планлаштырыла. Машинаны парковкада калдырып, машина йөртүчеләр һәм пассажирлар вакыйга урынына җәяү барып җитә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев