Алабугада спорт нәтиҗәләре
Спорт өлкәсе белән бәйле казанышлар һәм яңалыклар турында сөйлибез.
Тренерлар саны артты
2024 елда Алабуга спорт мәктәпләренә сигез яңа тренер җәлеп ителде.
Бүген спорт мәктәпләрендә тренерлар составы тулы. Алар арасында бер ТР атказанган физик культура хезмәткәре, сигез югары һәм ундүрт беренче категорияле тренер бар, дип хәбәр итте район башкарма комитетының спортны үстерү секторы мөдире Илнар Галимов.
Осталык үсә
2024 елда «Спорт мастеры» нормативын ике спортчы: чаңгы ярышлары буенча Егор Кашин һәм пауэрлифтинг буенча Айсылу Шәрәфуллина үтәде.
«Спорт мастерына кандидат» спорт разрядын бирү нормативларын 13 спортчы үтәде. 643 массакүләм разряд үтәлгән, бу 2023 ел күрсәткече белән чагыштырганда 72 гә артык.
Чемпионнар өчен стипендия
Спорт исемнәре алганнарга ай саен стипендияләр һәм түләүләр каралган.
Бүген Алабуга районында бер атказанган спорт мастеры, ике халыкара класслы спорт мастеры, сигез спорт мастеры һәм 27 спорт мастерлыгына кандидат бар. Алабуга районы башлыгы стипендиясен бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларда призлы урыннар алган 8 спортчы ала.
Зур теннис
Надежда Петрованың зур теннис мәктәбе филиалы составында 109 спортчы шөгыльләнә.
Алар белән биш тренер эшли. Алар арасында — Татарстан Республикасында зур тенниска нигез салучы, өлкән тренер Рафаил Хәмидуллин, Сербиядән тренер, Россиянең спорт мастеры Борис Самойленко, теннис академиясеннән тренер, Россиянең спорт мастерына кандидат Никита Климентьев, Уфадан тренер, Россиянең спорт мастерына кандидат Арсений Макшин, тренер Альбина Усманова.
Футбол командалары
Спортчылар һәм шәһәр халкы арасында зур футбол әле дә популяр. «Алабуга» футбол командасы икенче ел рәттән Татарстанның Югары лигасында көмеш призер булды.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев игътибары һәм «Август-Алабуга» генераль директоры Владимир Алин ярдәме белән 2024 елда тагын бер «Алабуга-Юниор» футбол командасы оешты. Ул республика беренчелегенә апрельдә тәкъдим ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев