Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада спорт объектлары арта

Узган ял көннәрендә Алабугада «Бердәм Россия» спорт комплексы артында яңа корт ачылды.

Бу спорт объекты Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы программасы буенча Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев катнашында төзелде. Кышын кортта 1нче мәктәпнең хоккей һәм фигуралы шуу бүлеге тренировкалары, шулай ук тимераякта массакүләм шуу уздырылачак. Моннан тыш, флорбол буенча тренировкалар, волейболчылар, баскетболчылар, футболчылар тренировкалары оештыру мөмкинлеге дә булачак.

Яңа объектны ачуда мәртәбәле кунаклар катнашты. Район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән чарада катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Надир Курамшин сәламләде.
− Бу корт республикада төзелгән иң зур заманча, күпфункцияле корт. Кышын без монда халык өчен шугалак ачачакбыз. Яңа мәйданчык буш тормас дип ышанам. Иң мөһиме, сезнең бу территориягә сакчыл каравыгыз, — диде Надир Курамшин. Ул шулай ук, әлегә һава торышы мөмкинлек биргәнлектән, яңа кортта берничә турнир үткәрү планлаштырыла, дип өстәде.

«Эссен Продакшн АГ» генераль директоры урынбасары, шәһәр советы депутаты Илшат Шәйморатов ассызыклаганча, Алабугада яңа объектларның ачылуы — куанычлы. Халыкның сәламәтлеген саклау, спортны үстерү, үсеп килүче буын турында кайгырту — бүген иң мөһим бурычларның берсе, диде Илшат Шәйморатов.

− Мин сездән көнләшәм, егетләр. Без үскән вакытта Алабугада бер генә хоккей корты да, стадион да юк иде. Мәктәпләрдә генә кечкенә спорт заллары бар иде, — дип уртаклашты спорт ветераны Алексей Пензин.

Символик кызыл тасманы кискәннән соң, яңа кортта «Лесные пчелы» һәм «Серебряные волки» командалары арасында флорбол буенча дусларча матч узды.

− Миңа корт ошады, ул зур, уңайлы, — диде яшь спортчы Әмир Латыйпов.

− Корт иркен, сыйфатлы һәм уңайлы итеп эшләнгән. Баскетбол боҗрасы булуы сөендерә, — дип билгеләп үтте хоккейчы Тимур Миңнәхмәтов.

Кортны июльдә төзи башладылар. Безнең районда мондый объектның булганы юк, диләр төзүчеләр. Корт оригиналь үлчәмнәр буенча төзелгән. Аның зурлыгы — 60 метрга 30 метр, нәкъ менә шундый мәйданда профессиональ хоккейчылар уйный. 

Шулай ук биредә уенчылар киенү өчен җылытыла торган биналар да төзекләндерелгән, запас уенчылар өчен эскәмияләр дә бар. Корт яктыртылган, шуңа күрә монда төнлә дә уйнарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев