Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада студентларга аерым игътибар биреләчәк

«Алабуга» МИЗында узган күчмә киңәшмәдә шәһәребездә студентларга кагылышлы мәсьәләләрне оператив хәл итү өстендә эшли торган махсус ведомствоара комиссия булдырырга карар иттеләр.

«Алабуга» махсус икътисади зонасының административ-эшлекле үзәгендә узган очрашу вакытында Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, безнең шәһәрдә студентлар саны арта бара. Димәк, тормышның төрле өлкәләрендә хәл ителергә тиешле сораулар барлыкка киләчәк. Комиссия нәкъ менә шул юнәлештә эшләячәк.

Бүген яшьләрнең шактый өлеше «Алабуга Политех» мәгариф үзәгендә белем ала, шуңа күрә утырышта «Алабуга» МИЗы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев тә катнашты.

— Махсус икътисади зонаның күзәтчелек советы «Алабуга Политех» үзәген үстерү планын раслады, чөнки кадрлардан башка алга таба хәрәкәт итү мөмкин түгел. Без бу эшне инде ун ел элек, дөньякүләм һәм федераль тәҗрибә белән танышканда башладык. Шулай итеп, дуаль белем бирү системасына килдек. Әлеге система студентларның, көллияттә уку белән беррәттән, үз белгечлекләре буенча эшләп тәҗрибә туплавын да күздә тота. Хәзер безнең бурыч — Россия Федерациясендә иң зур белем бирү үзәге булуга ирешү, — дип уртаклашты ул.

Тимур Наил улы сүзләренә караганда, хәзер «Алабуга Политех» үзәгендә укуның ике төп формасы бар. Беренчесе буенча укучылар көллияттә укыган дүрт ел дәвамында акрынлап резидент компаниядә карьера баскычы буйлап күтәреләләр. Икенчесе — башлангыч һөнәри белем. Ачыкланганча, белем алуның бу формасына да ихтыяҗ бик зур. 10 мең кешенең 7,5 меңе нәкъ менә шул рәвешле укырга ниятли.

— Хәзер эш тәҗрибәсе булган яшь кадрларга ихтыяҗ зур. Алар үсә һәм алга таба урта һөнәри белем, аннары югары белем ала, кирәк булса, магистратурага яки аспирантурага укырга керә, ‒ дип ассызыклады Тимур Шаһивәлиев.

Кадрлар ярдәмендә «Алабуга» МИЗын һәм Алабуга районын, гомумән, республиканы һәм илне дә үстерү мөмкин булачак. Махсус икътисади зонаны үстерүнең перспективалы планы расланган, аның буенча МИЗ кереме 360 миллиард тәшкил итәргә һәм анда 25 мең кеше эшләргә тиеш. Бу зур стратегик план, һәм аны тормышка ашыру өчен квалификацияле белгечләр кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев