Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада табиблар саны артты

Район үзәк хастаханәсендә 8 яңа табиб эшли башлады.

Алабугада сигез яңа табиб эшли. Районыбыз кешеләрен дәвалаучылар белән газета укучыларыбызны таныштырырга булдык.

Шәрәфкан Шерназаров


Анестезиология-реаниматология табибы Шәрәфкан Шерназаров Алабугага кояшлы Таҗикстаннан килгән. Биредә эшләвенә ике ай.

− Башта мин икътисадчы булырга теләгән идем, ләкин, әти-әнием белән киңәшләшеп, медицинаны сайладым. Әтием — химик, әнием — башлангыч сыйныфлар укытучысы, югары уку йортына керү авыр булмады. Мин Әбүгали ибн Сина исемендәге Таҗик дәүләт медицина университетында белем алдым, ординатураны тәмамладым һәм Дүшәмбе хастаханәләренең берсендә эшли башладым, хәзер менә Алабугага килдем, − ди яшь табиб.

Әйтүенә караганда, аңа Россия һәрвакыт ошаган, шуңа күрә ул безнең илгә күченергә уйлаган. Алабуганы яшәү урыны итеп сайлавы очраклы түгел — монда аның дуслары һәм танышлары яши. Берсе, шулай ук яшь белгеч буларак, алабуга табибларының сафын ишәйтте. 

Безнең шәһәр һәм яңа эш урыны Шәрәфкан Шерназар улына ошаган. Монда бөтен нәрсә якын: урман, мәчет, спорт корылмалары, торак белән дә кыенлык булмады. Аңа хезмәт фатирын тәкъдим иткәннәр.

− Минем гомуми стажым 6 ел, һәм Дүшәмбедәге һәм Алабугадагы эшем гамәлдә аерылмый. Безнең бүлек арада иң катлаулысы, авыр пациентлар ята, − ди Шәрәфкан Шерназаров.

Мондый эштән соң, яңа көчләр белән тагын кеше тормышын саклап калу өчен, ял да итә белергә кирәк. Безнең яңа белгечкә спорт белән мавыгуы һәм, әлбәттә, гаиләсе булыша. Тормыш иптәше дә медик, ул ике кызы белән якын арада бирегә киләчәк.

Рамис Гарифуллин


Рамис Гарифуллин эшен участок терапевты булып башлаган, әмма белгечлеген үзгәртергә карар иткән. Ординатура бетергән һәм менә ике ай инде травматолог-ортопед булып эшли.

− Мин тумышым белән Мамадыш районыннан, Алабугада медицина кадрлары җитешмәвен белә идем, шуңа күрә югары уку йортыннан соң шушында урнашырга булдым, − ди ул.

Травмпунктта, 27 яшьлек Рамис Галимхан улы әйтүенчә, эш һәрчак җитәрлек. Бер көн эчендә һәр табиб 30-40лап пациент кабул итә. Шулай булса да, табиб эшен ул якын күрә, чөнки мәктәптә укыганда ук шул хакта хыялланган. 

− Бозлавык вакытында аеруча күп мөрәҗәгать итәләр. Кабырга бәрелүгә, балтыр сөяге, кул чуклары сынуга зарланып килүчеләр бар. Мондый җәрәхәтләр булмасынга, һава торышына карап киенергә кирәк, кышын кроссовка һәм биек үкчәле аяк киемнәреннән йөрмәскә, өлкән яшьтәгеләргә бозлавык вакытында өйдә калып торсалар яхшы, − дип киңәш итә ул. 

Рамис Гарифуллин мавыгуларга да вакыт таба. Ул актив ялга өстенлек бирә — спорт залында шөгыльләнә, йөзә. Китап укудан да йөз чөерми, тәнне генә түгел, башны да күнектерергә кирәк бит. 

Дарина Кузнецова


Балалар табибы Дарина Анатолий кызы Кузнецова Алабугада туган. Ижау дәүләт медицина академиясенең педиатрия факультетында укыган. 

— Мин табиб һөнәрен сайладым, чөнки әнием дә медицина хезмәткәре. Алабуга үзәк район хастаханәсендә эшләүгә ул ярты гомерен бирде. Яңа туган балалар бүлегендә шәфкать туташы булды әнием. Ул мине еш кына үзе белән алып йөри иде. Шул мохиттә үстем дияргә дә була. Медицина турында мин башка һөнәрләргә караганда, күбрәк белә идем, шуңа да озак уйлап тормадым, — Дарина Анатолий кызы. 

Балалар поликлиникасында участок педиатры булып эшләвенә әле бер ай гына. Яшь белгеч буларак, аңа медицина хезмәткәрләре йортыннан хезмәт фатиры биргәннәр. Җир кишәрлеге алу өчен документлары Җир-милек палатасына җибәрелгән. 

Җиде ел эшләгәннән соң кишәрлек шәхси милеккә күчә. Хезмәт килешүе буенча, өч ел рәттән эшләгән яшь белгечләргә 1700 сум өстәмә түләнә.
— Балалар сырхауханәсендә озак эшләргә ниятлим, — ди Дарина Кузнецова.
Ул бөтен буш вакытын ике яшьлек кызына багышлый. 

Орунали улы Нурмөхәмбәт


26 белгеч Алабуга үзәк район хастаханәсендә травматология-ортопедия табибы булып эшли. Тумышы белән ул Кыргызстаннан. Ош дәүләт университетының медицина факультетын тәмамлаган. Аннары ике ел Казанда ординатурада укыган. Алабугада эшләвенә ике айдан бераз артыграк. Дөрес, аның табиб буласын әти-әнисе хәл иткән.

— Башта алар сайлаган һөнәр белән алай ук кызыксынмадым, ләкин 3нче курстан соң практикага барып йөри башлагач, кешеләргә ярдәм итәр өчен, үземне медицинага багышлау теләге туды. Беркөнне мин травматолог белән кизү тордым, бик куркыныч сынулар күрдем — ачыгын да, ябыгын да, биртелүләрне дә. Табибның ничек операция ясаганын, буыннарны утыртканын, һәм нәтиҗәсен күрдем. Шул чагында травматолог булырга ниятләдем, — ди ул. 

Травматологларның эше елның теләсә кайсы фасылында күп, аеруча кышын. Табиб әйтүенчә, көненә 70тән алып 100гәчә кеше кабул итә ул. 
Орунали улы Нурмөхәмбәт тә, башка яшь белгечләр кебек үк, хезмәт фатиры алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев